«Авыл Дэнс» бию коллективы Казан шәһәрендә бәйрәм концертында катнашты.

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашында Россия көне уңаеннан зур концерт булды.

Концерт программасында Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары катнашты. Безнең районнан «Авыл Денс» хореография коллективы (җитәкчесе Аблязова Р. Р., хореограф – Фәйзуллин А. М) чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International