Олы Кайбыч авылында «Хәтер шәме» акциясе узды.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

21 июнь көнне Олы Кайбыч авылында Хәтер һәм кайгы көненең бер өлешенә әверелгән «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. Акция 21.00 сәгатьтә, Җиңү һәйкәле янында башланды.

Бу көнне һәлак булган солдатларга хөрмәт йөзеннән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма-учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, авыл халкы һәйкәл янына килгәнәр иде.

Тантаналы митинг мәңгелек утка веноклар салудан ачылды. Аннары җыелучылар алдында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул халкыбызның бөек батырлыгы турындагы истәлекне саклау, аны батырлык тарихы, югары ватанпәрвәрлек һәм рух көче буларак олылау-безнең изге бурычыбыз, дип билгеләп үтте.

Чара ахырында акциядә катнашучылар, һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар, шуннан соң Мәңгелек ут янына шәмнәр куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International