14 август көнне Иске Чәчкаб авылы мәчете каршындагы мәйданда Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды.
Ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясенең инициаторлары - Иске Чәчкаб мәчете имам-хатыйбы Илдус Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге шушы авылының актив кешеләре - бертуган Айдар һәм Айрат Хәсәновлар, Ильяс Хисамов, Рушан Хуҗин, Рифат Фәхретдинов, Рафил Әдиятуллин, Фәнис Хәялиев, Рәмис Сафиннар.Бу чараны оештырырга аларның тормыш иптәшләре һәм балалары ярдәм итте. Бу чараны оештырырга аларның тормыш иптәшләре һәм балалары ярдәм итте.
Бәйрәм мәҗлесендә 60 якын мөселман кардәшебез катнашты. Корбан итеннән, сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып күңелләрен сафландырды алар. Һәркем оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты.