Корбан ашы!

2019 елның 17 августы, шимбә

16 нчы август көнне Олы Кайбыч авылы мәчетендә корбан ашы оештырылды. Мәҗлестә 110 нан артык кеше корбан шулпасыннан авыз итте һәм вәгазләр тыңладылар. Әлеге чараның төп иганәчесе  Артур һәм Гөлчәчәк Гафиятуллиннар гаиләсе. Шулай ук  Фәүзия Зиннәтҗанова, Рәмис һәм Гөлнара Галяутдиновлар, Айшат һәм Илнар Гарифуллиннар гаиләләреннән китерелгән корбан итләре дә кулланылды.

 Бәйрәм мәҗлесендә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы да катнашты. Ул бөтен мөселман халкын Корбан гаете белән тәбрик итте. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International