Бүген Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Рәшидә Зиннәт кызы Таҗединова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Рәшидә Зиннәтовна күп еллар почтада почтальон булып эшләгән. Тормыш иптәше Мөнир абый белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әби белән бабай балаларының, оныкларының игелеген күреп яшиләр.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа озын һәм бәхетле тормыш, ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф теләделәр.