Бүген үзенең гомер бәйрәмен, 55 яшьлек юбилеен Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Тәскирә Хәмзә кызы Ильмухина билгеләп үтә.

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген үзенең гомер бәйрәмен, 55 яшьлек юбилеен Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Тәскирә Хәмзә кызы Ильмухина билгеләп үтә.

Тәскирә Хәмзәевна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын яулаган мөгаллим генә түгел, өч баласына яраткан әни, кечкенә оныгына кадерле дәү әни дә.

 Бүгенге көндə Тәскирә Хәмзәевна тормыш иптәше Альберт абый белән балаларының, оныгының игелеген күреп, дус, тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы тəбриклəде. Аңа эшендә унышлар, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилə бәхете, бәрәкәтле, матур тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International