Бүген Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Фәгыймә Абдулла кызы Хәсәнова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2019 елның 26 октябре, шимбә

26 октябрь көнне искиткеч һәм күпкырлы кеше, зур хәрефле Педагог, сөйкемле хатын – кыз – Фәгыймә Абдулла кызы Хәсәнова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәгыймә Абдулловна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын яулаган мөгаллим генә түгел, өч балага яраткан әни дә.

 Бүгенге көндə Фәгыймә Абдулловна тормыш иптәше Айрат абый белән балаларының игелеген күреп, дус, тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы һәм хезмәттәшләре тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилə бәхете, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International