28 октябрь көнне Олы Кайбыч авыл җирлегенең ветераннар советы «Сак булыгыз – алдакчылар!» дип аталган темага түгәрәк өстәл оештырды.

2019 елның 2 ноябре, шимбә

28 октябрь көнне Олы Кайбыч авыл җирлегенең ветераннар советы  «Сак булыгыз – алдакчылар!» дип аталган темага түгәрәк өстәл оештырды.

Ветераннар алдында «Ак Барс» банкының Кайбычтагы 1 нче номерлы сату офисы җитәкчесе Илсөя Хафизова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юристы Светлана Абросимова чыгыш ясадылар. Бүгенге көнне өлкән яшьтәге кешеләрне алдауда нинди формалар һәм методлар караклар куллана, өлкән яшьтәгеләргә үз-үзләрен төрле хәлләрдә ничек тотарга, алдакчыларның хәйлә-мәкерләренә ничек бирелмәскә? - дигән сорауларга катнашучылар җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International