Бүген үзенең гомер бәйрәмен, 80 яшьлек юбилеен Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Роза Рахман кызы Гимранова билгеләп үтә.

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Бүген үзенең гомер бәйрәмен, 80 яшьлек юбилеен Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Роза Рахман кызы Гимранова билгеләп үтә.

Роза Рахман кызы Олы Кайбыч авыл Советында хисапчы-кассир булып эшләде. Ире белән 3 кыз тәрбияләп үстерделәр. Роза Рахман кызы эш дәверендә үзен җаваплы, башкаручы, хезмәт сөючән белгеч итеп танытты. Үз эшен планлаштыра белә иде. Хезмәттәшләре арасында ихтирам казанды.

Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, теләделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International