04 нче ноябрь көнне Олы Кайбыч авылында гомер итүче Рушания Сәлим кызы Шакирова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рушания Сәлим кызы 25 ел колхозда савымчы булып, 15 ел район үзәк больницасында санитарка булып эшләгән. Тормыш иптәше белән ике ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, балаларының, онык – оныкчыкларының, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер итүен теләделәр.