04 нче ноябрь көнне Олы Кайбыч авылында гомер итүче Асия Хәлил кызы Насибуллина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

04 нче ноябрь көнне Олы Кайбыч авылында гомер итүче Асия Хәлил кызы Насибуллина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Асия Хәлил кызы гомер буе Олы Кайбыч авылы мәктәбендә пешекче булып эшләгән. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби улы Илсур килене Гөлфия гаиләсендә балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши.

Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы  һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлыкта гомер итүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International