Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Исламия Сабахтин кызы Нигматуллина үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Исламия Сабахтин кызы Кайбыч муниципаль районында республика матди ярдәм күрсәтү үзәге мөдире булып 15 елдан артык эшли. Ире белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Эш дәверендә ул үзен җаваплы, башкаручы һәм хезмәт сөючән белгеч итеп танытты. Үз эшен планлаштыра белә. Хезмәттәшләре арасында ихтирам казана.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш теләделәр