Авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга эш көнен кыскарту турындагы канун үз көченә керде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 2019елның 12 ноябрендәге 372-ФЗ номерлы Федераль законы белән яңа маддә өстәлде, ул авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларга өстәмә гарантияләр билгели.
Шулай итеп, РФ ХКсының 263.1 статьясында күрсәтелгән категориясенә атнасына эш вакытының кыскартылган дәвамлылыгын (эш атнасының ким дәвамлылыгы федераль законнарда, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында каралмаган булса) билгеләү хокукы, тулы эш атнасында булган күләмдә хезмәт хакы түләгән килеш, атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган күләмдә хезмәт хакы билгеләү хокукы каралган.