Кайбыч районы прокуратурасы аңлатма бирә

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына 14.17.3 маддәсе өстәлде, ул порошоксыман спиртлы продукция җитештерү һәм (яисә) әйләнеше өчен административ җаваплылык билгели.

Мондый гамәлләр өчен гражданнар өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф билгеләнә.

Штрафлардан тыш, тиешле җиһазларны һәм продукцияне конфискацияләргә мөмкиннәр.

"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында"   2019 елның 4 ноябрендәге   357-ФЗ номерлы Федераль закон  2019елның 15 ноябреннән елдан үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International