“Кыйммәтле металлар һәм кыйммәтле ташлар турында” Федераль законга һәм “Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында” Федераль законның 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2019 елның 02 августындагы 282-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларына ярашлы рәвештә, әлеге Федераль закон үз көченә кергән көнгә кыйммәтле металлар һәм (яисә) кыйммәтле ташлар, кыйммәтле әйберләр калдыкларыклары (лом) сатып алу буенча эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тиешле эшчәнлек төрен гамәлгә ашыруга лицензия алырга яки аны әлеге Федераль закон үз көченә кергән көннән алып унсигез айдан да соңга калмыйча гамәлгә ашырырга тиеш. Исключение составит, в частности, аналогичная деятельность в отношении лома и отходов драгметаллов, образовавшихся и собранных в процессе собственного производства. Аерым алганда, үз эшчәнлеге барышында барлыкка килгән һәм җыелган кыйммәтле металл калдыкларына карата искәрмә булачак.
Лицензия биргән өчен 7,5 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы алыначак. Закон 2019 елның 13 августында үз көченә керде. Хәзер үк тиешле бизнес белән шөгыльләнә торган компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр лицензияне 2021 елның 13 февраленнән дә соңга калмыйча алырга тиеш булачак, әгәр моны эшләмәсәләр, эшчәнлекне туктатырга туры киләчәк. Кагыйдә бозган өчен штраф яный:
- вазыйфаи затларга - 4 меңнән 5 мең сумга кадәр;
- компанияләргә - 40 меңнән 50 мең сумга кадәр.
Әзерләнгән продукцияне, җитештерү коралларын һәм чималны конфискацияләргә мөмкиннәр.