Хәзер gosuslugi.ru порталы аша дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләр бирергә, шулай ук алыш-бирешне электрон рәвештә башкарырга мөмкин.
РФ Хөкүмәтенең 2019елның 18 ноябрендәге 1467 номерлы карары белән «Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.
Хәзер, мөрәҗәгать итүченең түбәндәгеләргә мөмкинлеге барлыкка килде:
- дәүләт органнарына, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә һәм аларның вазыйфаи затларына хәбәрләр, мөрәҗәгать итүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен җибәрүләр;
- аларны карау нәтиҗәләренә мониторинг һәм анализ ясау, мөрәҗәгать итүчеләрнең алынган җавапларыннан канәгать булуы турындагы мәгълүмат белән бергә, шул исәптән сораштырулар һәм тавыш бирү уздыру юлы белән дә;
- юридик әһәмиятле гамәлләрне башкару мөмкинлеге, шул исәптән электрон документлар төзү юлы белән, аларны электрон имза белән имзалау һәм өченче затларга җибәрү юлы белән.
Моннан тыш, теркәлгән затларга бердәм портал кулланып, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алуга гариза бирү турында хәбәр итү мөмкинлеге каралган.
Документ 2019елның 27 ноябреннән үз көченә керде.