2009 елның 2 декабрендәге 411-ФЗ номерлы Федераль закон нигезндә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 54 статьясына һәм "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законның 67 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Бер гаиләдә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган балаларның төп мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча бертуганнарның белем ала торган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына өстенлекле кабул итү хокукына ия булулары билгеләнгән.