2020 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә яшәүчеләр 5 елдан да артмаган вакытка 1-5 процент ставкасы белән йортларны төзекләндерүгә ташламалы кредитлар ала алачаклар.
РФ Хөкүмәтенең 26.11.2009 ел, № 1514 карары белән, авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына торак йортларын төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрүгә бирелгән кулланучылар кредитлары (заемнар) буенча алынмаган табышларны каплау өчен, Россия кредит оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү Кагыйдәләре расланды.
Кредит (заем) торак йортларны ремонтлауга, шулай ук үзәкләштерелгән яки автоном электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылыту, газ белән тәэмин итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм монтажлауга бирелә.
Кредитның максималь күләме-250 мең сум.
Банклар федераль субсидияләр хисабына ташламалы ставканы компенсацияли алачак.