Иске Чәчкаб авылында халык җыены узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены булып узды. Анда Кайбыч муниципаль район Башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

2019 елда Иске Чәчкаб авылында эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турындагы җентекле доклад белән Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук мәктәп директоры, полициянең участок уполномоченные, ФАП мөдире, клуб методисты да хисап тотты.

2020 елда Иске Чәчкаб авылында буаны чистарту һәм төзекләндерү, юлларны норматив хәлгә китерү, урам утларын ремонтлау, чишмәне төзекләндерү эшләре планлаштырыла.

Җыелыш барышында муниципаль район башлыгы Гүзәлия Газимҗанованы 60 яшьлек юбилее белән котлады, шулай ук Җәүдәт һәм Гүзәл Хуҗиннар гаиләсенә өченче туган бала өчен коляска бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International