Олы Кайбыч авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 7 феврале, җомга

06 февраль көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Олы Кайбыч авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Анда район Башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.  2019 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгыш ясады. Ул катнашучыларны авыл җирлегендәге демографик вәзгыять белән таныштырды, 2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде, авыл җирлегенең мәгариф, спорт һәм мәдәни тормышы турында сөйләде.

Рәмис Баһаветдинович үз докладын тәмамлап, район җитәкчелегенә һәм авыл халкына идеяләр һәм җирлек тормышында катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, 2020 елга бурычлар куйды: Иске Чәчкап авылында буаны чистарту, торак пунктларда урамнарны яктырту, паркларны төзекләндерү, юлларны тәртипкә китерү, зиратларны чистарту һәм ремонтлау, су торбаларын ремонтлау һәм башка бурычлар. 

Халык алдында шулай ук Кайбыч урта мәктәбе директоры Гөлинә Габдрахманова, Кайбыч РҮХ баш табибы урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, урманчылык вәкиле Валерий Аввакумов, район мәдәният йорты директоры Евгений Шутько, полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов хисап тотты.

Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык чыгышларга йомгак ясады. Ул районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, киләчәккә бурычлар турында сөйләде.  Шулай ук Альберт Илгизәр улы барысын да Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршыларга һәм сентябрь аенда узачак ТР Президентын һәм җирле депутатларны тиешле дәрәҗәдә уздырырга чакырды.

Аннары район башлыгы авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады, алар барысы да беркетеп, алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды.

Җыен бүләкләү белән тәмамланды.

Илмас Идиятуллин (50 яшь, Кайбыч РЭСында тракторчы-машинист булып эшли), Илүсә Кәримова (50 яшь, "Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә методист булып эшли), Фирдәвес Габделхәеров (60 яшь, "Рәйхан" кафесында пешекче булып эшли), Мансур Гатауллин (50 яшь, Кайбыч РЭСында электромонтер булып эшли), Гөлфия Ганиева (50 яшь, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә баш хисапчы булып эшли), Гөлшат Фатыйхова (50 яшь,  "Таттелеком" ның халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли), Васил әүхәдшин (50 яшь, күп еллар шофер булып эшләде, бүгенге көндә агач эшкәртү белән үз пилорамасында шөгыльләнә).

 ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән намуслы хезмәте, ТР Кайбыч муниципаль районының финанс-бюджет палатасы эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен Ләйсән Гыйбадуллина бүләкләнде.

Шулай ук Альберт Илгизәр улы демография елы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында беренче балалары туган Фирнат һәм Альбина Хикматуллиннар гаиләсенә акчалата сертификат һәм ТАССРның 100 еллыгы билгесе тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International