Яшел Үзән районында яшәүче бер ир законсыз рәвештә урман кискән өчен хөкем ителде.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Яшел Үзән районында яшәүче бер ир законсыз рәвештә урман кискән өчен хөкем ителде.

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Русак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 өрәңге һәм 2 карама агачы киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.

Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян гаепләнүче тарафыннан тикшерү барышында үз теләге белән кайтарылган.

Татарстан Республикасы Кайбыч районы суды буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Прокуратура Кайбицкого района

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International