«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

   7 март көнне  «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова җитәкчелегендәге Кайбыч районы делегациясе дә бу чарада катнашты

   Кайбыч район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова «Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче булды. Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.

   Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International