«Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» уңаеннан истәлекле медаль тапшыру

2020 елның 17 марты, сишәмбе

 2020 елда илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә аеруча кадерле.

Җиңү халкыбызның зур корбаннарын һәм көчләрен, фронтовикларның тиңдәшсез батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген таләп итте. Илебез халкы хәтереннән беркайчан да Бөек Җиңү өчен горурлык һәм аның өчен түләнгән куркыныч бәя турындагы хәтер юкка чыкмаячак. Һәр ветеран, тыл хезмәтчәне, әлеге куркыныч вакыйгаларда катнашкан һәр кешенең исеме дөнья тарихына мәңгегә кереп калды.

2020 елның 16 мартында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бәдертдинова Дания Әкрәметдин кызы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сафин Рәмис Бәгдетдин улы Иске Чәчкаб һәм Олы Кайбыч авылларыннан тыл хезмәтчәннәренең өйләренә бардылар һәм "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы" уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International