22 март көнне Олы Кайбыч авылында яшәүче Вәсилә Газиз кызы Багавиева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Вәсилә Газиз кызы озак еллар авыл кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшләде. Алар ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, оныкларының игелеген күреп яши.
Юбилярны юбилее белән Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин котлады, аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.