Бүген Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Әшрафҗан улы Хөсәенов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гарифҗан Әшрафҗан улы сугыштан соң озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшли. Хатыны белән алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран улы Илдус килене Лилия гаиләсендә, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын, район башлыгы бүләген һәм "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы" уңаеннан юбилей медален тапшырды.