Өйдә калыгыз! РПФ хезмәтләрен дистанцион рәвештә, ә азык – төлекне өйгә илтеп тапшыру юлы белән алыгыз!

2020 елның 4 апреле, шимбә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районында клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин

Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к

Әгәр дә барырга кирәк булган очракта, сайт яки 8(84370) 2-10-74 телефон номеры аша, кабул итүгә алдан язылырга кирәк

Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.

Моннан тыш, районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 8 (84370) 2-10-93 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.

Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International