Бүген Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм аз керемле гаиләләргә, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Азык-төлек пакетларын тарату акциясе район җитәкчелеге тарафыннан оештырылды. Пакетны алучылар ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерделәр.