Инвалидларны социаль яклау турындагы законнарда үзгәрешләр турында
“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” Федераль законның 7 статьясындагы 6 өлешенең 16 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында” 2019 елның 18 июлендәге 184-ФЗ номерлы Федераль закон белән инвалидларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен административ киртәләрне киметүгә, социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларының файдалана алуын арттыруга юнәлдерелгән чаралар карала.
Шулай итеп, законнарга кабул ителгән төзәтмәләр белән инвалидлар тарафыннан социаль ярдәм чараларын алу һәм әлеге категория гражданнарга ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы ярдәмендә хезмәт күрсәтү процедурасы гадиләштерелде. Ягъни хәзер социаль ярдәм, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр, инвалидларга башка хокукларны гамәлгә ашыру чараларын алу өчен дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм башка оешмаларга инвалидлык булу һәм аларга тиешле ташламалар турында документларны алар инвалидларның федераль реестрында булган очракларда бирү таләп ителми.
Моннан тыш, инвалидлар белән идарә ителә торган, инвалид һәм (яисә) инвалид бала ташучы "Инвалид" билгесе урнаштырыла торган транспорт чаралары турында мәгълүматлар инвалидның (аның законлы яки вәкаләтле вәкиленең) билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе Пенсия фондына, шул исәптән дәүләт хезмәте порталын яки КФҮ аша, бирелгән гаризасы нигезендә инвалидларның федераль реестрына кертелергә тиеш.
Әлеге мәгълүмат нигезендә, I, II төркем инвалидлар белән идарә ителә торган һәм инвалид һәм (яисә) инвалид бала ташучы транспорт чараларын гомуми файдаланудагы барлык парковкаларда, шул исәптән социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектлары (торак, иҗтимагый һәм җитештерү биналары, төзелешләр һәм корылмалар, физкультура-спорт оешмалары, мәдәният оешмалары һәм башка оешмалар урнашкан урыннарны да кертеп, бушлай гамәлгә ашырыла.
Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр, башка срок каралган аерым нигезләмәләрдән тыш, 2020 елның 1 июленнән үз көченә керә.