Кайбыч районы прокуратурасы җирле хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерү турындагы җинаять эшен судка юллады
Кайбыч районы прокуратурасы Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 маддәсенең 2 өлеше “з” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек җирле хатын-кызга карата гаепләү бәяләмәсен (корал буларак файдаланыла торган предмет кулланып кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә гомеренә куркыныч булган зыян китерү) раслады.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Плетени бистәсендә, исерек хәлдә авылдашы белән кинәт килеп чыккан низаг нәтиҗәсендә, өстәлдән кухня пычагы алып, зыян күрүченең корсагына бер тапкыр кадаган.
Нәтиҗәдә, зыян күрүчегә уң як абырга астында корсакны тишеп керә торган яра рәвешендә тән җәрәхәте ясалган, бу сәламәтлеккә авыр зыян буларак бәяләнә.
Гаепләнүче гаебен тулы күләмдә таныды.
Гаепләү бәяләмәсен имзалаганнан соң, җинаять эше карау өчен Кайбыч район судына җибәрелде.
.Кайбыч районы прокурор
Сөләйманов Алмаз Ренатович
К.т. 89047165096