Эш көне булмаган көннәр өчен түләү
Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатыннан, Россия Федерациясе Президенты Указлары 2020 елның 30 мартыннан 30 апреленә кадәр эш көннәре хезмәткәрләрнең эш хакын саклап эш көне булмаган көннәр дип игълан ителде.
Указлар исемлеге Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 26 мартындагы 14-4/10/П-2696 номерлы хаты белән конкретлаштырылган халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итүче, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы, финанс хезмәтләре күрсәтүче һәм башка оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.
Эш бирүче һәм хезмәткәр гаебе белән булмаган эшсез тору вакыты өчен түләү тәртибе РФ Хезмәт кодексының 157 нче маддәсендә билгеләнгән.
Тариф ставкасының яисә окладның вакытка пропорциональ булган 2/3 өлеше түләнергә тиеш.