Прокуратура аңлатма бирә

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Карантин чорына 65 яшьтән өлкәнрәк затларга хастаханә кәгазьләре (больничный)

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 1 апрелендәге   402 номерлы карары белән 65 яшь    һәм өлкәнрәк булган иминиятләштерелгән затларга карантин очрагында хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр билгеләүнең һәм түләүнең вакытлы 2020 елның 6 апреленнән үз көченә керә торган кагыйдәләре расланды.

Кагыйдәләр, дистанцион эш режимына күчерелгән яисә еллык түләүле отпускта булган затлардан тыш, бакча җир кишәрлекләрендә урнашкан торак һәм бакча йортларында яшәү йә булу урыны буенча үзизоляция режимын үтәүче иминиятләштерелгән затларга кагыла.

Эш бирүчеләргә Социаль иминият фондының территориаль бүлекчәләренә үз-үзен изоляцияләүдәге хезмәткәрләр (ФИА, туу датасы, факттагы тору урыны адресы, мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси счет номеры) турында белешмәләр бирү бурычы каралган, алар, шулай ук иминиятләштерүченең эшкә урнашу факты тикшерелгәннән соң, мәгълүматлар хастаханә кәгазьләрен электрон рәвештә рәсмиләштерү өчен медицина оешмасына  тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International