Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә читтән торып эшләүгә күчү турында
Эш бирүчеләргә яңа коронавирусинфекциясе таралуны булдырмау максатларында хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерү мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим ителде.
Дистанцион хезмәткәрләрнең хезмәтен җайга салу мәсьәләсенә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 49.1 бүлеге багышлана.
Эш бирүче белән килешү буенча, хезмәт бурычлары һәм эшне оештыру-техник шартлары мөмкинлек бирә икән, хезмәткәрләр читтән торып (дистанцион) эшләргә мөмкин.
Өйдә эшләү хезмәткәрнең хезмәт хакы дәрәҗәсенә йогынты ясамый.
Хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерү максатында, эш бирүче өйдә читтән торып эшләүгә күчерелә торган хезмәткәрләр исемлекләрен һәм эш графигын, хезмәт функциясен башкару турында мәгълүмат алмашу ысулларын урнаштырып, эшне оештыру тәртибен билгели.
Алга таба эш бирүче хезмәткәрләрне өйләренә вакытлыча эшкә күчерү турында карар кабул итеп, тиешле боерык чыгара, аның белән хезмәткәрләрне таныштырырга кирәк.