Кайбыч районында яшәүчеләргә икенче тапкыр бушлай азык-төлек җыелмалары өләшенде. Аларны "Ярдәм Янәшә" республика хәрәкәте волонтерлары алып килде. Азык-төлекне алучылар исемлегендә - ялгыз яшәүче пенсионерлар, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләр һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән бар. Олы Кайбыч авыл җирлеге буенча барлыгы 31 кеше шундый азык-төлек җыелмалары алды. Шулай ук 27 кешегә районнан азык-төлек җыелмалары да бирелде.