Кайбыч районы прокуратурасы әлеге ханымга карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендәге «з» пунктында (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) каралган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Плетени авылында үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атның корсагына пычак белән кадавы ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган.
Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы