Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата (ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-җәнҗал куптарган.
Аның гамәлләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан туктатылды, ул әлеге хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп итте.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап, аның уң як яңагына сугып җибәрә, яңагыннан кан агу рәвешендә зыян күрүчегә тән җәрәхәтләре китерә.
Хәзерге вакытта җинаять эше материаллары, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.
Әлеге җинаять кылган өчен җәзаның иң катгый төре Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы