Мөхтәрәм, кадерле дин кардәшләребез!

2020 елның 22 мае, җомга
Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйбыз! Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме – Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде! Ураза бәйрәме һәр гаиләгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Елларыбыз хәерле булып, киләсе Рамазан аебызны шатланып каршы алырга һәм ифтар мәҗлесләре үткәреп уразаларны тотарга һәрберебезгә насыйп итсен.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International