Кайбыч районы прокуратурасы катышканнан соң балигъ булмаган баланың әнисенә алиментлар түләнде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы “Дубрава” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә башкару эшчәнлеге турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде. Прокурор катышуының сәбәбе -    җирле хатын-кызның баланы матди карап торуга алимент алмау турындагы мөрәҗәгате.

  "Дубрава" агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2020 елның апрель һәм май айлары өчен алимент сыйфатында бурычлы булган баланың әтисенең хезмәт хакының 1/3 өлешен тотып калган, әмма оешманың администрациясе гаебе буенча бала әнисе файдасына акча күчерелмәгән, бу бала хокукларын бозуга китергән.

Законга ярашлы рәвештә, үтәтү кәгазе нигезендә алимент түләргә тиешле затның эш урыны буенча оешма администрациясе алимент түләргә тиешле затның хезмәт хакыннан ай саен алимент тотып калырга һәм алимент түләргә тиешле затка хезмәт хакы түләгән көннән алып өч көннән дә соңга калмыйча алимент түләргә тиешле зат исәбеннән алимент алучы затка түләргә яисә күчерергә тиеш.

  Җәмгыять директоры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә кертелде. Күрсәтмә каралды һәм канәгатьләндерелде, җәмгыять бухгалтеры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Прокуратура катышканнан соң баланың алиментка хокуклары торгызылды, алимент буенча 12160,45 сум күләмендәге бурыч тулысынча капланды.

Кайбыч районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International