Кайбыч районында хакимият вәкиленә карата көч куллану факты буенча хөкем карары чыгарылды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган (үз вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә хакимият вәкиленә карата яшәү һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану) җинаятьне кылуда гаепләнүче 42 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

  Суд тарафыннан гаепләнүче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә булган килеш Кайбыч районының Федоровский авылы кибетендә җәнҗал җирлегендә җирле кешене кыйнавы ачыкланды.

  Аның гамәлләрен Россиянең Кайбыч районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре чикли - хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп итә. Әмма гаепләнүче, полиция хезмәткәренең, аның хакимият вәкиле булуын аңлаган хәлдә,  кулы белән бер тапкыр битенә суга, моның белән зыян күрүчегә уң яңак өлкәсендә кан утыру рәвешендә тән җәрәхәте китерә. 

         Суд гаепләнүчегә   20 мең сум күләмендә суд штрафы билгеләде.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International