Кайбыч районы прокуроры Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның 10 июлендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында гаилә һәм җир законнары өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук җирле кешенең алимент түләмәве турындагы мәсьәләләре кузгатылды.
Район прокуроры А.Р. Сөләйманов тарафыннан  хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.


Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International