Игълан

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

“Менталь һәм башка кимчелекләре булган инвалид балаларның һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы региональ бүлеге ярдәме белән

инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокук белеме мәктәбендә  Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган дәресләр

2020 елда вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.

2020 елның 24 июлендә 15.00-16.00 сәгатьләрдә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокук белеме мәктәбе дәресе:

«Ташламалы категориядәге гражданнарның шифаханә-курорт дәвалануы» семинары узачак.

Әлеге дәреснең максатлары: ата-аналарга шифаханә-курорт дәвалануына юллама бирү тәртибе һәм шартлары, шифаханә-курорт дәвалануына   күрсәтмәләр һәм ярамау очраклары, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.

 Дәрестә катнашу өчен 89991579442 т. аша язылырга кирәк.

(Моның өчен Сезнең    ФИАи һәм элемтә өчен телефон  номерыгызны

  WhatsApp аша яки   смс-хәбәр итеп юлларга) (хәбәрләшүче кеше: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Сезгә соңрак җибәреләчәк сылтама буенча Zoom дагы конференциягә кушылырга кирәк.

Шулай ук Сезгә дәрес вакытында   җавап алырга теләгән соравыгызны     (*мөрәҗәгать түгел) алдан ук юлларга мөмкин булган электрон адресны хәбәр итәбез: Adelina.Galiullina@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International