30 июль көнне “Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясендә узган очрашуда Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы июнь – июль айларында түгәрәк даталарын билгеләп үткән юбилярларны туган көннәре белән котлап, аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

30 июль көнне “Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясендә узган очрашуда Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы июнь – июль айларында түгәрәк даталарын билгеләп үткән юбилярларны туган көннәре белән котлап, аларга  район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Гобаева Лилия Шафигулла кызы, Җамалетдинов Мансур Кыяметдин улы, Тимершина Савия Бәхетгәрәй кызы, Ильязова Гөлнур Мирза кызы, Галиаскарова Мәдинә Газизулла кызы, Галямова Фәридә Зәит кызы Кайбычта төрле тармакларда намус белән хезмәт куйган, районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Аларга уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International