Август аенда Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Рәмзия Зиннәт кызы Гәрәфетдинова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Август аенда Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Рәмзия Зиннәт кызы Гәрәфетдинова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәмзия Зиннәтовна күп еллар район сырхауханәсенең бала тудыру булегендә эшләгән. Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби белән бабай балаларының, оныкларының игелеген күреп яши.

Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы тəбриклəде. Аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International