Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Дания Әбрар кызы Миннуллина үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Дания Әбраровна күп еллар Кайбыч статистика бүлегендә эшләгән. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, оныкларының игелеген күреп яши.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы тəбриклəде. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде.