Август аенда Олы Кайбыч авылында гомер итүче Фәнис Әбзәлетдин улы Акмалов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәнис Әбзәлетдинович күп еллар ветеринария берләшмәсендә һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы тəбриклəде. Аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек теләде.