Кайбыч районы прокуроры мәкне законсыз культивацияләү турындагы җинаять эшен судка җибәрде.

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында 60 яшьлек җирле кеше, үз утарында 27 төп мәк үстергән, шулардан алга таба наркотик чаралар ясарга ниятләгән.

Полиция хезмәткәрләре үсемлекләрне тартып алган, әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе 1 өлеше буенча (наркотик матдәләре булган үсемлекләрне законсыз үстерү) җинаять эше кузгатылган.

      Кайбыч районы прокуроры гаепләү бәяләмәсен раслаган һәм җинаять эшен асылы буенча карау өчен судка җибәргән.

       Закон әлеге җинаятьне кылган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирүне күздә тота.

        Кайбыч районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International