Кайбыч районы прокуратурасы исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче Яшел Үзән кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

2020 елның 4 сентябре, җомга

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2020 елның 4 нче мартында Яшел Үзән кешесе исерек килеш автомобиль белән идарә иткән Кайбыч районы Имәнле Бортас авылы янында һәм башка автомобиль белән   бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә ул исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

 Әлеге гражданин элегрәк РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча административ җәзага тартылган (исерек хәлдә булган машина йөртүче тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү) була. Әмма үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамый.

Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, ир-атка РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Хәзерге вакытта суд хөкеме законлы көченә кермәде.

Кайбыч районы прокуратурасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International