Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламачыларга, 1 октябрьгә кадәр тиешле гаризаны алдан язылу буенча КФҮ, Пенсия фондының территориаль органнарына яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын кире кайтара алуларын искә төшерә. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль ташламаларга ветераннар, инвалид балаларны да кертеп, инвалидлар, фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, радиация тәэсире нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РПФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Дару препаратларын дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламаны - Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта һәм кире әйләнеп кайту өчен юлламаны РТЮ (РЖД) тәкъдим итә.