Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2019 елдан Россия Федерациясендә "пенсия алды яше" төшенчәсе кертелүен искә төшерә, беренче тапкыр бу төшенчә 2018 елда яңа федераль закон нигезендә элеккеге законнар буенча пенсиягә чыгарга тиешле шул исәптән вакытыннан алда (медицина хезмәткәрләре, укытучылар, төньякта яшәүчеләр һ.б.) гражданнарның хокукларын саклау һәм үтәү өчен барлыкка килә.
Күпчелек пенсия алды ташламаларына хокук, күчеш чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшенә кадәр 5 ел алдан, ягъни хатын-кызлар өчен 55 яшьтән башлап ир-атлар өчен 60 яшьтән башлап барлыкка килә. 2020 елдан һәм алга таба ташламаларга 1964 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 1959 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар ия.
Пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары: бушлай дарулар һәм транспортта ташламалы йөрү, капремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар, мөлкәти һәм җир салымнарыннан азат итү пенсия алды яшендәге гражданнар өчен дә саклана.
Моннан тыш, пенсия алды яшендәгеләр өчен еллык диспансеризация белән бәйле яңа ташламалар кертелде, шулай ук эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләме каралган һәм мондый хезмәткәрне эштән чыгаруны тыя торган закон кабул ителде.
Игътибарны шуңа юнәлтәсе килә: “пенсия алды яшендәге” ("предпенсионер") статусын билгеләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фондында мәгълүмат бирү сервисы эшли башлады, без пенсия алды яшендәге затлар турында кирәкле мәгълүматны аның аша алабыз. Гражданга бары тик ташлама бирә торган ведомствога гариза генә бирергә кала, анда кирәкле мәгълүмат булачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: махсус стаж эшләп пенсиягә чыгу хокукы булган табиблар, укытучылар һәм башка хезмәткәрләрнең пенсия алды яше тиешле еллар эшләгәндә башлана, мәсәлән, педагогларның 25 елдан һәм медицина хезмәткәрләренең 30 елдан. Ягъни әлеге категориядәге гражданнарның пенсиягә чыгуы күчеш чоры нигезендә 2019 елда 6 айга, ә агымдагы елда 1 елга 6 айга, 2021 елда 3 елга, 2022 елда 4 елга һәм 2023 елда 5 елга күчерелә. Әмма бу вакыт дәвамында алар, салым ташламаларыннан кала, пенсия алды ташламаларыннан файдалана ала.
Пенсия яше үзгәрмәгән кешеләр өчен дә пенсиягә чыкканчы 5 ел алдан пенсия алды хокукы бар. Мәсәлән, биш балалы әниләрнең ул 45 яшьтән башлап, ягъни пенсиягә чыгу яшенә (50 яшь) кадәр 5 ел алдан барлыкка килә.
Пенсия фонды сайтында es.pfrf.ru, КФҮ( МФЦ), шулай ук алдан язылу буенча Пенсия фонды клиент хезмәтендә федераль пенсия алды ташламаларына хокукны тикшерергә һәм белешмә алырга мөмкин.