Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Анда – җылылык һәм шәфкатьлелек, хөрмәт һәм ярату. Әлеге бәйрәм буыннар бердәмлеге һәм чорлар элемтәсе символы.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып булла бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләрдә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннарыбыз!
Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык, нык торучанлык алдында баш иябез. Сез бу сыйфатларны әле дә саклыйсыз. Безгә мөһим тормыш, игелеклек һәм гаделлек дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, көч һәм түземлек телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез Сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер – безнең горурлык.