Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Сабира Кәлимулла кызы Гыйзатуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сабира Кәлимулловна Олы Кайбыч авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышы елларында ул башкалар белән бергә Иске Чәчкаб авылы янында окоп казый. Колхозга эшкә керә. Озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда сарыкларлар караучы булып эшли.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идәрә итүче Бәдертдинова Дания Әкрәметдин кызы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сафин Рәмис Бәгдетдин улы тәбрикләделәр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар.